Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда мөһим объектлар төзелде

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

«Казан Экспо»да республиканың төзелеш тармагына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Чарада РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Донецк Халык Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, тармак ветераннары, төзелеш оешмалары һәм тармак ведомстволары вәкилләре катнашты.

Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Татарстан төзүчеләрен видеоэлемтә аша котлады. «Татарстан төзүчеләрен һәрвакыт һөнәри осталык һәм эшләрнең югары сыйфаты аерып торды. Бүген республиканың төзелеш комплексы Татарстан территориясендә дә, Россиянең башка төбәкләрендә дә объектлар төзүдә актив катнаша. Минем өчен бу юбилей аеруча мөһим, чөнки мин 10 ел Татарстан төзелеш министры булып эшләдем. Чын күңелдән тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлыйм»,-диде РФ вице-премьеры.

Ирек Фәйзуллин үз чиратында Татарстан Төзелеш министрлыгын илдә иң көчлеләрнең берсе дип атады. «Республиканың төзелеш тармагында төзелгән системаның саклануын һәм шулай ук актив эшләвен телим», - дип ассызыклады министр.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда гасырлык тарихта төзүчеләр тарафыннан мөһим объектлар: сәнәгать производстволары, заманча социаль һәм спорт объектлары, җәмәгать урыннары, транспорт инфраструктурасы объектлары, борынгы архитектураның уникаль һәйкәлләре төзекләндерелгән.

«100 ел эчендә республикада Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Иннополис ИТ- шәһәре төзелә. Без үз эшебезнең архитекторлары, төзүчеләре һәм барлык осталары казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз!» - ТР Президенты чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның кабатланмас йөзе туристлык потенциалын арттыруга ярдәм итә: «Нәкъ менә Казан Кремлендә татар һәм рус архитекторларына һәйкәл куелуы очраклы түгел. Бу - төзүчеләргә һәм аларның мөһим һөнәре өчен рәхмәт билгесе».

Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарын һәм төзүчеләрнең хезмәт династияләрен аерым билгеләп үтте. «Һәрвакыт кеше яшәү өчен уңайлы шартлар булдырып, төзегән. Архитектура стильләре үзгәрде, яңа төзелеш материаллары һәм технологияләр булдырылды, ләкин төзүчеләр миссиясе дәвам итте. «Тормышны яхшырак итү!» бу шигарь бүген дә Татарстан үсеше максатына туры килә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Бүген төзелеш тармагы – республика икътисадының төп тармакларының берсе, дип билгеләп үтте ул. Татарстан тарихында беренче тапкыр файдалануга тапшырылган торак күләме 3 млн. квадрат метрдан артып киткән. Узган ел төзелеш тармагында 97 млрд сумлык дәүләт программалары һәм чаралар гамәлгә ашырылган. Алар кысаларында 4,6 меңнән артык объект төзелде һәм ремонтланды.

«Архитекторлар һәм төзүчеләр тырышлыгы белән республика шәһәрләре һәм авыллары үзгәрә. Һичшиксез, Татарстанны әле бөек төзелешләр һәм масштаблы проектлар көтә. Барлык төзүчеләргә дә бердәм команда эше өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип өстәде Татарстан Президенты.

Денис Пушилин Татарстан төзелеш тармагы вәкилләрен юбилей датасы белән котлады. Ул Татарстан белән ДНР арасында хезмәттәшлек, шул исәптән төзелеш өлкәсендә дә үсеш алачагына ышаныч белдерде.

Аннары бүләкләү тантанасы булды. Аерым алганда, Ирек Фәйзуллин  «Дуслык» орденына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International