ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев индивидуаль торак төзелешендә үсешнең перспектив юнәлешләренә багышланган форумда чыгыш ясады. Чарада «Россия Федерациясе банкы» ААҖ региональ үзәге, «Татарстан Республикасы риелторлар гильдиясе» ассоциациясе, ипотека кредиты үзәге вәкилләре катнашты.
Үзенең сәламләү чыгышында министр урынбасары республикада торак төзелеше программалары, аерым алганда, индивидуаль торак төзелеше турында сөйләде.
“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты нигезендә 2022-2030 елларда республикада барлыгы 28,4 млн.кв. метр торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә Татарстанда торак тапшыру күләме 3 092 мең кв метр тәшкил итте», - дип билгеләде Илшат Гыймаев.