Алексеевск районында яңа боз сарае ачылды

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

ТР Алексеевск муниципаль районында «Алекс Арена» боз сарае ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башкалар катнашты.

Яңа объектның заказчысы «Главинвестстрой РТ» ДКУ, генераль подрядчысы – «Алтын Групп» СК ҖЧҖ. Бер катлы спорт объектының гомуми мәйданы 3 386,86 кв. метр тәшкил итә.

Кыска вакыт эчендә мондый проектлары сыйфатлы итеп гамәлгә  ашырганнары өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры рәхмәт белдерде. Ул әлеге объектның «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектына кертелүен искәртте.

Татарстанда заманча спорт инфраструктурасын булдыру буенча системалы эш алып барыла. Республика өчен Алексеевск районында әлеге спорт объектының ачылуы юбилей булды - бу 50 нче боз сарае.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министрының Алексеевск районына эш сәфәре кысаларында төзелә торган Бадминтон үзәге нигезенә символик таш салынды. Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Татарстан Республикасында бадминтон үзәкләрен төзү программасын гамәлгә ашыруга старт бирелүен искәртте. Программа кысаларында әлеге спорт төрен актив үстерүче районнарда барлыгы 9 бадминтон үзәге төзү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International