Хөрмәтле хезмәттәшләр, кадерле дуслар!
2022 ел тәмамлана. Ул бөтен ил өчен җиңел булмады, төзелеш комплексы да искәрмә түгел. Әмма бу сынауны без уңышлы уздык, югары нәтиҗәләргә ирешүдә бердәм команда эше һәм һәрберебезнең шәхси катнашуы ярдәм итте.
Без социаль өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, инженер инфраструктурасын модернизацияләү, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү, торак йортларны капиталь ремонтлау буенча йөкләмәләребезне тулысынча үтәдек. Икенче ел рәттән республикада файдалануга тапшырыла торган торак күләме 3 млн квадрат метрдан артып китә. Безнең эшнең төп нәтиҗәсе-татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту. Бу үзгәрешләрнең безнең катнашуыбызда булуын аңлау - төзүчеләр өчен иң яхшы бүләк. Без үз казанышларыбыз белән горурлана алабыз!
Яңа, 2023 елда без туган республикабызны алга таба да үзгәртергә телибез. Бүген төзүчеләр алдында торган иң масштаблы бурыч - яңа концепция кысаларында территорияләрне комплекслы үстерү рельсларына күчү, яңа йортлар һәм социаль-мәдәни объектлар төзү. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, тәҗрибәгез, үсешкә омтылышыгыз аны тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам.
Кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйм! Сезгә нык сәламәтлек һәм яңа профессиональ биеклекләргә ирешүегезне телим! 2023 елда шатлыклы һәм бәхетле вакыйгалар мөмкин кадәр күбрәк булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим! Бәйрәм белән, хезмәттәшләр!