2022 елда республиканың төзелеш комплексы үз өстенә алган барлык йөкләмәләрне дә үтәде. 6 илкүләм проект, 8 дәүләт һәм 44 республика төзелеш һәм капиталь ремонт программалары тулысынча тормышка ашырылган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Министр шулай ук яңа елга планнар турында сөйләде. 2023 елда 44 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Аларның гомуми финанс лимиты якынча 54 млрд. сум тәшкил итә. Бу акчаларга 3,5 меңнән артык объект төзергә, ремонтларга, модернизацияләргә һәм төзекләндерергә кирәк.
2023 елда торак төзелеше кысаларында 2 млн 830 мең квадрат метр торак тапшырырга кирәк. Шул исәптән 160 мең кв.метр - социаль ипотека программасы буенча, 1 млн 246 мең кв. метр - индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 423 мең кв. метр - күпфатирлы инвестицион торак сегментында.
Бер ел элек булган кебек үк, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Яңа елда 600 ятим бала, 33 күп балалы гаилә, 78 яшь гаилә һәм 6 кеше күченергә мәҗбүр булган, Ерак Төньяктан һәм Чернобыльдан күченеп килүчеләр арасыннан өй туйларын билгеләп үтәргә тиеш.