Республикада төзелеш һәм капиталь ремонт буенча 44 республика программасы агымдагы елда тормышка ашырыла. Билгеләнгән программалар кысаларында 3 мең 601 объект төзү, ремонтлау, модернизацияләү һәм төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
4 программа торак төзелеше өлкәсендә билгеләнгән, аның буенча ким дигәндә 2 миллион 830 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар кысаларында 600 ятим бала, 5 һәм аннан да күбрәк балалы 33 күпбалалы гаилә, 78 яшь гаилә һәм 6 мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр арасыннан 6 граждан торак алырга тиеш.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру яңа өч еллык циклга керде. 2023 елда анда 42 муниципаль берәмлек катнаша. Программага гомуми мәйданы 4 млн 300 мең квадрат метр булган 716 күпфатирлы йорт кертелгән.
Моннан тыш, ел дәвамында республикада яшьләр үзәкләренә һәм яшүсмерләр клубларына капремонт, шулай ук ябык футбол манежлары һәм универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча эшләр башкарылачак.