Яр Чаллының 63 нче микрорайонында 63-02 нче номерлы 170 фатирлы торак йортка яшәргә күчтеләр. Социаль ипотекалы яңа бина Виктор Поляков урамы, 26 нчы йорт адресы буенча урнашкан.
Анда бюджет оешмалары хезмәткәрләре, грантлар откан медицина хезмәткәрләре һәм яшь гаиләләр яшәячәк.
Йортта 18 торак кат, бер подъезд бар. Фатирларның гомуми мәйданы (шуларның 102се – бер бүлмәле, 51е – ике бүлмәле, 17се – өч бүлмәле) 8,3 мең кв.метр тәшкил итә. Барлык фатирлар да чиста бизәлештә тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан укуның автоматик системасы белән җиһазландырылган.