2022 елда республикада 15 меңнән артык ИТЙ исәпкә куелган

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры мәгълүматлары караганда, 2022 ел нәтиҗәләре буенча республикада 15 меңнән артык индивидуаль торак йорт төзелде һәм кадастр исәбенә куелды. Төзелгән торакның гомуми мәйданы 2 млн 217 мең кв. метр тәшкил итә. Авыл җирлегендә 9,2 мең йорт, бакчачылык өчен билгеләнгән җир участокларында - 1,6 мең йорт төзелгән.

 

Төзелгән йортларның яртысы - бер катлы, ике катлы йортлар — 46% һәм нибары 4% - өч катлы йортлар. Шул ук вакытта йортның уртача мәйданы 145 кв.метр тәшкил иткән.

Узган ел Татарстанда сату-алу килешүләре өлешендә 18,5 мең килешү теркәлгән, шуларның 3,1 меңе - Казанда урнашкан торак йортларга.  Шул ук вакытта 10 меңгә якын йорт ипотекага алынган.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстанда 3 млн.кв. метрдан артык торак төзелгән, аларның күбесе - индивидуаль торак төзелеше, икенче урында - күпфатирлы инвестицион торак. 2023 елда торак төзелеше кысаларында индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча 1 млн 423 мең кв. метр торак тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International