Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллинның төзелеш оешмалары җитәкчеләре, ТКХ тармагы предприятиеләре вәкилләре белән чираттагы очрашуы булды.
Түгәрәк өстәл эшендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Марат Айзатуллин Татарстанда икенче ел рәттән 3 млн кв метрдан артык торак файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте. 2022 елда Татарстанда 3 млн 093 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Идел буе федераль округында – 1, Россия Федерациясендә - 6 урында.
Очрашу кысаларында “Татарстан Республикасының пространстволы планлаштыру институты” ДБУ директоры Олег Григорьев ведомство эше турында презентация үткәрде. Катнашучылар ТР пространстволы планлаштыру институты үткәргән эштә гомуми алым, шулай ук ведомствоны республиканың челтәр компанияләре һәм төзүчеләре белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Уртак эшебез нәтиҗәсендә пространстволы планлаштыру институты потенциалы тулысынча ачылыр дип ышанам», - диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.