Марат Айзатуллин: Татарстанда алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча системалы эш дәвам итә

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан  торакны файдалануга тапшыру буенча үз өстенә алган йөкләмәләрне янә арттырып үтәде: шулай ук, Россия буенча кебек үк, республикада да алдагы рекорд куелган һәм 3 млн 93 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган. Татарстан торак күләме буенча Идел буе федераль округында беренче, илнең барлык төбәкләре арасында алтынчы урында тора. Бу хакта бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомствоның 2022 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган коллегиядә хәбәр итте.

Бүген 2 млн кв.метрдан артык торак мәйданы булган 213 күпфатирлы йорт төзелеп килә, шуларның берсе генә - Казан шәһәренең Краснококшайская урамындагы 230 фатирга исәпләнгән йорт иске кагыйдәләр буенча төзелә.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук 2022 елда төзелешкә бирелгән рөхсәтләр санының артуын билгеләп үтте. Әйтик, узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда төзелешкә рөхсәт 2 тапкырга күбрәк бирелгән. “Бу безнең шәһәр төзелеше потенциалын күрсәтә”, - дип ассызыклады ул.

Әмма, министр сүзләренчә, төзелгән һәм төзелә торган торак күләменең түләүле ихтыяҗ белән тәэмин ителүе мөһим. Ипотека базарына ярдәм итүнең төп коралы булып ташламалы ипотека программалары кала, аларның гамәлдә булу вакыты 2024 елның 1 июленә кадәр озайтылган. Шул ук вакытта гаилә ипотекасы буенча шартлар тагын да кызыклырак: әгәр элек программада катнашу хокукы 2018 елга кадәр туган балалары булган гаиләләр генә булса, бүген ташламалы гаилә кредитыннан 18 яшьтән артмаган ике балалы гаиләләр файдалана ала.

Моннан тыш, Татарстанда алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча системалы эш дәвам итә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча өч проблемалы объект буенча 302 өлешче үз хокукларында торгызылган.

Бүгенге көндә республикада 4 проблемалы объект кала. “Агымдагы елда әлеге мәсьәләне тулысынча ябу һәм яңа проблемалы объектлар барлыкка килүгә юл куймау бурычы тора”, - диде Марат Айзатуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International