Татарстанда иң яхшы идарә компаниясенә конкурс игълан ителде

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешма» республика конкурсын ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» ассоциациясе оештыра.

Конкурсны үткәрүнең максаты - күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча оешмаларның алдынгы эш тәҗрибәсен ачыклау, бүләкләү, пропагандалау һәм тарату.

2022 елда идарәче компанияләр эшчәнлеге йомгаклары буенча конкурс материаллары 2023 елның 28 февраленә кадәр кабул ителә. Материалларны Казан шәһәре, Чистай урамы, 63, 201 нче офис адресы буенча: «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешма. Республика конкурсы»,  дигән язу белән җибәрергә кирәк.

Нәтиҗәләр конкурс комиссиясе тарафыннан 2023 елның мартында ясалачак.

Документлар бирү мәсьәләләре буенча тел буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8(927) 039-13-96, 8(927)411-19-09.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International