Татарстанда агымдагы елда гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча эшләрне төгәлләү планлаштырыла

2023 елның 28 гыйнвары, шимбә

Ел ахырына кадәр гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы буенча эшләрне тәмамлау планлаштырыла. 10 муниципаль районда урнашкан гомуми мәйданы 4 мең кв.метрга якын булган 102 бинаны күчерергә кирәк. Финанслау лимиты 77 млн 827 мең сум тәшкил итәчәк. Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында: Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы һәм Чаллыда 2 юл төзелеше дәвам итә.

«Экология» илкүләм проекты буенча Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү (55% башкарылган), Казанда ләм кырларын рекультивацияләү (49%), Түбән Кама сусаклагычында торбаларны демонтажлау (4%) һәм Самосырово полигонын рекультивацияләү (58%) эшләре бара.

«Мәдәният» илкүләм проекты өлешендә Буа мәдәният йортын реконструкцияләү эшләре 60% тәшкил итә.

«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда 2 балалар бакчасы төзелә.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча агымдагы елда төзелгән контрактлар кысаларында Тукай районының Шилнәбаш авылында 100 урынга исәпләнгән (ТМР - 71%) һәм Казанда Сибгат Хәким урамы буенча 1224 урынга исәпләнгән (үтәлеш - 42%) мәктәпләр төзелеше башланган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Мамадыш шәһәрендә (240/120 урын) мәктәп-балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Бүгенге көндә эш күләме 78% тәшкил итте. «Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы буенча Кама Тамагы т.п. янында Куйбышев сусаклагычын яр ныгыту алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре 64% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International