2022 елда Идел буе федераль округы территориясендә гомуми мәйданы 12 млн кв.метр булган 83 меңгә якын индивидуаль торак йорт төзелгән – узган ел белән чагыштырганда 11% ка күбрәк.
ИФОда гомуми файдалануга тапшырылган индивидуаль йортлар өлеше 64% тәшкил итә һәм Россия буенча уртача күрсәткечтән артып китә. Шәхси йортларның иң зур өлеше - Татарстанда (төбәктә торак тапшыруның 71%).
Бу хакта «Идел буе федераль округында торак төзелеше үсеше» конференциядә Дом.РФ аналитик үзәге җитәкчесе урынбасары Екатерина Власова сөйләде.