ТР Төзелеш Министрлыгында ШТТ төзү буенча яңа тәкъдимнәр белән таныштылар

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында «Тесла» җир корпорациясенең Яшел Үзән һәм Лаеш муниципаль районнарында шәхси торак төзелеше буенча тәкъдимнәре барланды. Очрашуны министр урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

Чарада ДОМ.РФ  банкы вәкилләре һәм республиканың зур предприятиеләре катнашты.

“Татарстан  берничә ел дәвамында Идел буе федераль округында торакны сафка бастыру буенча лидер булып тора һәм тулаем Россия буенча торакны сафка бастыру буенча лидер-субъектларның алтысына керә. 2021 елдан башлап республикада 3,0 млн.кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырыла, шул ук вакытта яртысыннан артыгы индивидуаль торак төзелешенә туры килә», - диде Илшат Гыймаев үз чыгышында.

Шулай ук түгәрәк өстәл барышында ДОМ.РФ банкыннан шәхси торак төзелешен ипотека кредитлау буенча тәкъдимнәр дә каралды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары сүзләренә караганда, түгәрәк өстәлдә каралган мәсьәләләр тулаем алганда бюджет структуралары,  социаль-әһәмиятле төзүче зур предприятиеләр хезмәткәрләренә социаль-икътисади ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International