Татарстанның төзелеш комплексы Новосибирскида Себер төзелеш атнасында мәгълүмати модельләштерү технологияләре белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Конференциядә Новосибирск өлкәсе Төзелеш министры Алексей Колмаков, Россия Баш дәүләт экспертизасы һәм Россия экспертизалары ассоциациясе әгъзалары кергән төбәк эксперт оешмалары вәкилләре катнашты.
Чараның максаты - төзелеш комплексының циффрлы үсешенә ирешү өчен төзелеш һәм дәүләт экспертизасы өлкәсендә алдынгы тәҗрибә һәм белемнәр алмашу.
Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасының мәгълүмати модельләштерү технологияләре белән эшләү тәҗрибәсен “ТР ЭЭҮ” ДАУ директоры, АЭР идарәсе әгъзасы, АЭФРлы үсеш буенча эшче төркем кураторы Рафар Шакиров тәкъдим итте.