Сарман районы Сарман авылында индивидуаль җылыту булган 24 фатирлы йортка күчү башланды. Анда ТР Дәүләт торак фондының торак программаларында катнашучылар яшәячәк.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Фатирлар арасында 16 – бер бүлмәле, 4 –ике бүлмәле һәм 4 – өч бүлмәле фатирлар бар. Аларның гомуми мәйданы 1250,5 квадрат метр.
Яңа торак-чиста бизәкле, ике контурлы газ казаннары, сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе сенсорлары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары һәм автоматик газ анализаторлары белән җиһазландырылган.