ТР Төзелеш министрлыгында Татарстанда күчемсез милек базары үсеше фаразлары буенча фикер алыштылар

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген республика Төзелеш министрлыгында банклар һәм төзүчеләр катнашында күчемсез милек базарының яңа мөмкинлекләре темасына түгәрәк өстәл узды.  Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

Министр урынбасары үз чыгышын республикада торак тапшыру турындагы мәгълүматтан башлады. “Ел башыннан республикада еллык планның 30,2% ы яки 935 мең кв. м торак тапшырылган. Бу индивидуаль йорт төзелеше линиясе буенча 386 мең кв.м һәм 549 мең кв. м күпфатирлы торак. «Әлегә быел күпфатирлы йортлар төзү өстенлекле роль уйный. Бу безнең 2022 елның IV кварталында яхшы эшебезнең нәтиҗәсе», - диде Илшат Гыймаев.

Министр урынбасары ведомствоның максатчан күрсәткечләргә ни рәвешле ирешеләчәген төгәл аңлавын ассызыклады: территорияләрне комплекслы үстерүнең яңа проектлары – «Зур Яшел Үзән» һәм Казан тирәсендәге Лаеш, Чаллы тирәсендәге агломерация районнары хәлиткеч әһәмияткә ия.

Түгәрәк өстәлдә төзелеш мәсьәләләреннән тыш ипотека базарының үсеш перспективалары турында да фикер алыштылар. «2022 елда барлыгы 156 млрд 392 млн сумлык 46 483 ипотека кредиты бирелде. Шулардан 59 млрд. сумлык 13 460 кредит-беренчел торак базары», - дип сөйләде спикер.

Министр урынбасары ачыклык керткәнчә, узган ел ипотека кредитларының гомуми саны 32% ка кимегән. «Беренчел базарда ипотека базарында бирелгән кредитларның кимүе 6,8% тәшкил итте. Шул ук вакытта бирелгән кредитларның гомуми күләмендә үсеш бар. Бу ипотеканың кыйммәтләнүе белән бәйле», - диде Илшат Гыймаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International