Төзелештә металл конструкцияләрен куллану мәсьәләләре буенча Казанда конференция узачак

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

2023 елның 1 мартында Казанда «Күп фатирлы торак йортлар – металл конструкцияләрдән проектлау һәм төзү» темасына багышланган конференция узачак.

Чара җитештерүдә корыч куллануны киңәйтү һәм капиталь төзелеш объектларының төзелеш һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә техник җайга салуны камилләштерү максатында үткәрелә.

Конференция кысаларында металл каркаслы күпфатирлы йортлар төзү технологиясенең техник чишелешләре һәм өстенлекләре, проектлау һәм төзелеш үзенчәлекләре ачылачак. Шулай ук конференциядә социаль инфраструктура объектларын, сәнәгать объектларын төзегәндә корыч каркасны һәм каркас тышлы диварларны куллану практикасы тәкъдим ителәчәк.

Сәламләү сүзен Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Сергей Музыкченко һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев җиткерәчәк.

Чараның спикерлары - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре, сәнәгать һәм граждан төзелеше өчен металл конструкцияләр җитештерүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International