Казанда социаль ипотека программасы кысаларында Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күпфатирлы торак йортка тантаналы рәвештә күченү булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.
255 фатирлы йорт төзү өчен Дәүләт торак фонды инвестицияләре бүлеп бирелде. 70 фатирда педагоглар һәм педагогик хезмәткәрләр яшәячәк.
Фатирлар чисталыкта тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, төтен датчиклары белән җиһазландырылган. Моннан тыш, йортта коммуналь хезмәтләрне индивидуаль исәпкә алу приборлары, җылылык регуляторлары, шулай ук мәгълүматны ерактан укуның автоматик системалары урнаштырылган.