Бүген Казанда узган конференциядә металл конструкцияләреннән заманча проектлар һәм төзелеш турында фикер алыштылар

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Казанда «Күп фатирлы торак йортлар – металл конструкцияләрдән проектлау һәм төзү» темасына профильле конференция узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Илшат Гыймаев һәм Владимир Кудряшев, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, сәнәгать һәм граждан төзелеше өчен металл конструкцияләр җитештерүчеләр, девелопер компанияләре вәкилләре катнашты. Видеоконференцэлемтә буенча Россия Төзелеш министрлыгының төзелеш эшчәнлеге һәм архитектура департаменты директоры урынбасары Александр Степанов чыгыш ясады.

Производствода корыч куллануны киңәйтү һәм капиталь төзелеш объектларының төзелеш һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә техник җайга салуны камилләштерү – чараның төп темасы булды.

«Бүгенге көндә металл конструкцияләр төзелештә күп кулланыла. Шунысы куанычлы, федераль үзәк киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә торган норматив-хокукый база булдырды», – диде Илшат Гыймаев.

Моннан тыш, металл каркаслы күпфатирлы йортлар төзү технологиясенең техник чишелешләре һәм өстенлекләре, аларның икътисадый нәтиҗәлелеге, социаль инфраструктура объектларын, сәнәгать объектларын проектлау һәм төзү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.

«Бу сегмент киләчәктә базарның 3-5%  алып торыр дип уйлыйм. Җитештерүчеләр әйтүенчә, мондый технология гадәти йорт төзелешенә караганда арзанрак булачак. Өстенлекләр арасында биредә шулай ук объектларны төзү тизлеге, конструкцияләр уңайлы җыела. Бу– ким дигәндә 50 ел дәвам итәргә тиешле капиталь корылмалар, СНИПлар һәм ГОСТлар буенча алар өчен бернинди кимчелекләр дә юк», - дип ассызыклады министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International