Татарстанда 1 млн 28 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – еллык планның 33 проценты. Мондый мәгълүматларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә китерде.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча еллык планны үтәү 42% тәшкил итә. Гомуми мәйданы 598 мең кв. метр булган 81 күп фатирлы йорт тапшырылган.
Социаль ипотека программасы 27% ка үтәлгән, 44 мең кв.метрга 15 йорт файдалануга тапшырылган. Планның иң зур үтәлеше шәхси торак төзелеше буенча теркәлә: 386 мең кв.м. яки планның 25% тапшырылган.
Моннан тыш, республикада аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру дәвам итә.
- быел яңа йортка 600 ятим бала килергә тиеш. Хәзерге вакытта 47 торак бинага аукцион әзерләнә;
- агымдагы ел программасына кертелгән 78 яшь гаилә буенча Яшьләр министрлыгы барлык муниципалитетлар белән «Электрон бюджет» системасында килешүләр төзеде;
- 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаилә буенча торак алу өчен 15 сертификат рәсмиләштерелгән;
- мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльлеләрдән 6 граждан буенча бирелгән документларны тикшерү үткәрелә, шуннан соң сертификатлар рәсмиләштерелә башлаячак.