«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында республикада 6 район һәм авыл мәдәният йорты төзелә һәм реконструкцияләнә

2023 елның 10 марты, җомга

Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында алты район һәм авыл мәдәният йорты төзелә һәм реконструкцияләнә.

 

Быел республиканың Апас, Арча, Кукмара, Кайбыч муниципаль районнарында яңа объектлар барлыкка киләчәк. Буа шәһәрендә 2022 елда башланган район мәдәният йортын реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла.

 

Моннан тыш, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Биектау муниципаль районы Татар Әйшәсе авыл җирлегендә 45 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты төзелә.

 

Бүгенге көндә объектларда төзелеш-монтаж эшләрен башкару 65% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International