2023 елның 17-20 октябрендә Санкт-Петербургта III Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. Бу хакта Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Халыкара төзелеш чемпионатының федераль оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, «Росатом» дәүләт корпорациясенең капиталь кертемнәр, дәүләт төзелеш күзәтчелеге һәм дәүләт экспертизасы буенча директоры Геннадий Сахаров, Росатомның ОЦКС тармак төзелеш комплексын үстерү буенча директоры Андрей Голованов, «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасы генераль директоры урынбасары Алексей Агафонова һәм башкалар.
Катнашучылар III халыкара төзелеш чемпионатын үткәрү программасы проектын тикшерде, яңа тәкъдимнәр кертелде, приз фонды һәм ярыш блогы номинацияләренең йомгаклау исемлеге расланды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча өч блокка 25 шәхси һәм команда номинациясе кертү турында карар кабул ителде. Экспертлар бәяләгән махсус конкурс нәтиҗәләре буенча ярышлар программасына биш яңа номинация өстәлгән. III Халыкара төзелеш чемпионатының гомуми приз фонды 52,5 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара төзелеш чемпионаты 2020 елның февралендә РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе тарафыннан гамәлгә куелды. Беренче тапкыр чара 2021 елның апрелендә Сочида узды, икенче чемпионат 2022 елда Казанда узды. 2022 елдан чемпионат Россия мөмкинлекләр иле президент платформасы проектлары линиясенә керде.