Бүген Казан шәһәренең «Водоканал» МУП-сында узган торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, ТР Төзелеш министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов катнашты.
Коммуналь челтәрләрнең тузуы соңгы елларда республиканың торак-коммуналь хуҗалыгының төп проблемасы дип аталды. Аларны модернизацияләү буенча эш алып барыла, дип билгеләп үтте Айрат Галләмов. 2010-2022 елларда халыкны эчәр су белән тәэмин итү буенча республика программасы буенча 3 мең километрдан артык суүткәргеч челтәре, 469 суүткәргеч манарасы һәм 474 артезиан скважинасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Финанслауның гомуми күләме 9 млрд.сумнан артык тәшкил итте. Быел республиканың 45 районында 126 су белән тәэмин итү объектын төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Финанслау лимиты 1,3 млрд.сум дип билгеләнгән.
Су агызу системаларын модернизацияләү программалары кысаларында 2014-2022 елларда 5 млрд.сумга якын 155 чара үтәлгән. Быел 12 объект буенча 389 млн.сумлык эшләр планлаштырылган.
Республикада шулай ук «Чиста су» федераль проекты актив гамәлгә ашырыла, аның кысаларында быел 2 объект модернизацияләнәчәк. «Иделне сәламәтләндерү» федераль проекты буенча, аның төп максаты – пычратылган агынты суларның өлешен өч тапкыр киметү, 13 объект буенча 2,66 млрд.сумлык эшләр тәмамланган. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү дәвам итә.
Моннан тыш, Айрат Галләмов билгеләп үткәнчә, быел Россия хөкүмәте тарафыннан коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә юнәлдерелгән программа эшли башлады. 2 ел эчендә Татарстанга 4,3 млрд.сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, республика бюджетыннан финанслашуны исәпкә алып, гомуми сумма 8 млрд. сумнан артык тәшкил итәчәк.