Алексей Фролов газ җиһазларын имин куллану мәсьәләләре буенча матбугат конференциясендә катнашты

2023 елның 21 марты, сишәмбе

Бүген Татар-информ матбугат үзәге мәйданчыгында газ җиһазларын имин куллануга багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов, шулай ук Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Сергей Крайнов җавап бирде.

Газлаштыру темплары арткан саен көнкүреш газы куллану белән бәйле хәвеф-хәтәрләр саны арта. Аларның саны шулай ук салкыннар һәм җылыту сезоны башлану белән арта.

«Куркынычсызлык мәсьәләләре беренче урынга чыга. Ел башыннан безнең республикада 24 хәвеф-хәтәр булды, шуларның 15е күп фатирлы торак фондында. Бу торакчыларның җаваплылыгы турында сөйли. Татарстан газлаштыру буенча югары комфорт зонасында урнашкан, әмма газ җиһазларын куллану мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә», — дип билгеләп үтте Алексей Фролов.

Еш кына мондый очраклар кеше факторы һәм торак милекчеләренең җавапсыз булуларына бәйле. «Төзекләндерү дәрәҗәсе буенча күпфатирлы тораклар аерыла - үзәк кайнар су белән тәэмин ителгәннәре бар, шул ук вакытта газ колонкалы тораклар да бар. Кызганыч ки, бу фатирлар төтен чыгару торышы һәм газ җиһазларын эксплуатацияләү — вакытында хезмәт күрсәтү һәм герметизацияләү буенча да куркыныч астында», — дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.

ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы әйткәнчә, углекислый газ белән агулану очраклары саны арта. 2019 һәм 2020 елларда 30га кадәр очрак теркәлгән булса, 2021 һәм 2022 елларда исә 50гә якын вакыйга теркәлгән.

Көнкүрештә газ куллану кагыйдәләрен үтәү, хәвеф-хәтәр очракларын киметә. Газ җиһазларын кулланганда тискәре күренешләрне барлыкка китермәү өчен газ җиһазларына вакытында техник хезмәт күрсәтү кирәк. Күп кенә проблемалы мәсьәләләр нәкъ менә планлы тикшерү үткәргәндә ачыклана һәм хәл ителә, аның барышында кирәкле эш үтәлә.

Шулай ук газлы фатирларда газны контрольдә тоту системасын урнаштыру да файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International