Илшат Гыймаев министрлыкның фәнни-техник советы утырышын уздырды

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында фәнни-техник советның төзелеш комплексын һәм төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү секциясе утырышы узды, анда дәүләт программалары буенча объектлар төзегәндә эре форматлы поризованный керамик блокларны куллану мөмкинлекләре каралды.

Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, фәнни-техник совет әгъзалары, башкарма хакимият органнары, заказчы хезмәтләре, Татарстан Республикасының проект һәм төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

«Торак төзелеше күләме буенча Татарстан Республикасының Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче унлыкка керүен билгеләп үтү бик күңелле. Мондый масштаблы төзелеш, шулай ук милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру төзелеш индустриясенең үсеш алган төбәк базасы булмаса мөмкин түгел», – дип башлады чараны Илшат Гыймаев.

Шулай ук ведомство башлыгы урынбасары кирпеч җитештерүчеләрнең төзелеш өлкәсендәге проектларын тормышка ашыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте, төзелешнең яңа формаларына һәм ысулларына уңышлы күчү өчен шартларга басым ясады.

Аның сүзләренчә, республика территориясендә дәүләт программалары буенча объектлар төзегәндә силикат һәм керамик кирпеч уңышлы кулланыла. Әмма, бүгенге көндә җылылык үткәрүчәнлеге буенча яхшыртылган характеристикаларга ия булган эре форматлы керамик блоклар җитәрлек кулланылмый, бигрәк тә социаль-мәдәни тормыш объектларын төзегәндә. Шуңа бәйле рәвештә, республика территориясендә объектлар төзегәндә әлеге продукцияне куллану мәсьәләләре буенча фикер алышырга тәкъдим ителә.

«Товар җитештерүчеләр, проектлаучылар һәм төзүчеләр белән бергә эшләвебез төзелә торган биналарның, корылмаларның һәм башка инфраструктура объектларының сыйфатын, ныклыгын һәм ышанычлылыгын арттырырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерәсем килә», – дип мөрәҗәгать итте министр урынбасары катнашучыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International