«Суперуправдом-2023» күп фатирлы йортлар белән идарә итүнең иң яхшы үрнәкләре конкурсы башланды

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

2023 елның 27 мартында Россия Федерациясендә күп фатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы үрнәкләрне ачыклауга багышланган «Суперуправдом 2023» Бөтенроссия конкурсы башланды.

Конкурс торак фонды белән идарә итү сыйфатын күтәрүгә, торак биналары милекчеләренең активлыгын һәм җаваплылыгын арттыруга юнәлдерелгән.

Конкурс 3 номинация буенча үткәрелә:

1. КФЙ советының иң яхшы эше;

2. ТСЖ/ТСКның иң яхшы эше;

3. Иң яхшы идарә компаниясе эше.

Гаризалар 2023 елның 5 маена кадәр сайтта электрон рәвештә кабул ителә http://gkhkontrol.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән монда танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International