ТР Төзелеш министрлыгында төзелеш химиясе өлкәсендә семинар-презентация узды

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Бүген Төзелеш министрлыгында төзелеш химиясендә яңа материаллар темасына семинар узды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

Татарстан Республикасында төзелеш химиясе өлкәсендә транснациональ компания вәкилләре үз эшләнмәләре һәм киләчәктә бу юнәлешне үстерү планнары турында сөйләделәр.

Министр урынбасары үз чыгышын республикада торак тапшыру турындагы мәгълүматтан башлады.  «9 мартка 1 млн 93 мең кв. метр торак яки еллык планнан 33,2 % торак файдалануга тапшырылган», - дип билгеләп үтте Илшат Гимаев.

2023 елда республикада 3 миллион 100 мең кв.метр күләмендә торак тапшыру планлаштырыла, шуларның 1 миллион 511 мең кв. метры шәхси торак төзелеше, социаль ипотека – 160 мең кв. метр, күп фатирлы инвестицион торак – 1 миллион 428 мең кв. метр тәшкил итә.

Моннан тыш, семинарда төп төзелеш материалларына ихтыяҗның артуына игътибар иттеләр, бу төзелеш индустриясе предприятиеләренең куәтләрен шактый йөкләргә мөмкинлек бирде.

«Республиканың минераль-чимал базасы һәм төзелеш индустриясенең үсеш алган тармагы бүгенге көндә традицион һәм инновацион, характеристикалары яхшыртылган төзелеш продукциясенең киң спектрын чыгарырга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы урынбасары.

Нәкъ менә төзелеш масштабларының динамик үсеше бүгенге көндә өлкәнең инновацион технологияләр җитештерүчеләр белән актив хезмәттәшлеген таләп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International