Татарстан Росреестрында күпфатирлы торак йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү мәсьәләләре буенча төзүчеләр белән түгәрәк өстәл узды. Тема буенча фикер алышу өчен Татарстанның 16 төзелеш компаниясе вәкилләре килде.
Катнашучылар төзелештә өлешле катнашу килешүләрен электрон теркәүнең төп өстенлекләре турында фикер алышты. Аерым алганда, бу теркәлүнең иң кыска вакыты һәм әлеге хезмәтнең теләсә кайсы вакытта һәм урында булуы.
Росреестр вәкилләре шулай ук 2020 елдан өлешчегә милек хокукын дәүләт теркәве турында гаризаларга физик һәм юридик затлардан ышаныч кәгазе булмаса гариза бирү мөмкинлеге турында искәрттеләр, бу хокукларны теркәү процедурасын шактый гадиләштерә һәм административ киртәләрне киметә.