Казан шәһәр мохите сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы 5 шәһәре исемлегенә керде

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Казан миллионнан артык кеше яшәгән шәһәр мохите сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы 5 шәһәре исемлегенә керде. Бу хакта ТАССта узган матбугат конференциясендә РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Ересько сөйләде.

Казан «шартлы уңайлы климатлы иң зур шәһәрләр» төркемендә мөмкин булган 360 баллның 216сын җыйды. Узган ел белән чагыштырганда Казан индексны 210 дан 216 га кадәр арттырды.

Миллионлы шәһәрләр арасында 299 балл җыйган Мәскәү лидер булды. Икенче урында - 264 балл белән Санкт – Петербург, өченчедә – Казан, дүртенчедә – 214 балл белән Түбән Новгород, бишенчедә - 212 балл белән Дондагы Ростов.

Моннан тыш, миллионга кадәр халкы булган Татарстанның эре шәһәрләре арасында Чаллы 204 балл җыйган, 2021 ел белән чагыштырганда үсеш 5 балл тәшкил иткән.

250 меңгә кадәр кеше яшәгән зур шәһәрләр арасында Әлмәт 223 балл, Түбән Кама 214 балл җыйган.

Иннополис шартлы уңайлы климатлы 5 меңгә кадәр кеше яшәгән Кече шәһәрләр арасында 248 балл җыеп, шәһәр мохите сыйфаты буенча беренче урынны алды.

Татарстан буенча шәһәр мохите сыйфаты индексы уртача 204 баллга тигез, 2019 елга үсеш 13% тәшкил итте.

Белешмә өчен:

Шәһәр мохите сыйфаты индексы матди шәһәр мохите сыйфатын һәм аның формалашу шартларын бәяләү өчен корал, ул мохитне яхшырту буенча киңәшләр булдыру өчен бәяләү нәтиҗәләрен кулланырга мөмкинлек бирә.

Индекс шәһәр мохитенең сыйфатының алты критериена ярашлы рәвештә шәһәр киңлекләренең алты төрен бәяләү нигезендә формалаша. Бу бәяләү һәр төр киңлек өчен һәр критерий буенча бер төп индикаторны бүлеп бирүне күздә тота. Нәтиҗәдә 36 индикатордан торган бәяләү матрицасы барлыкка килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International