2023 елның I кварталында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан төзелгән (реконструкцияләнгән) капиталь төзелеш объектларының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында 43 нәтиҗә бирелгән.
Казанда 18 капиталь төзелеш объекты файдалануга тапшырылган. Яр Чаллыда 9 яңа объект төзелде. Лаеш муниципаль районында ЗОС 3 объект, Алабуга районында 2 объект алды.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның I кварталында ЗОС 53 объект алды. Ә узган елда бирелгән ЗОСларның гомуми саны 380 тәшкил итте, шуларның 171е торак төзелеше объектлары буенча.
ЗОС алуның нигезе булып йомгаклау тикшерүенең уңай акты, башкарма документациянең тулы пакеты һәм элек ачыкланган барлык бозуларны бетерү тора.