ТР Төзелеш министрлыгында күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар берләшмәсе эшенә йомгак ясалды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында 2022 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча «ТР күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар берлеге» ассоциациясенең үз-үзен көйләүче оешмасының гомуми җыелышы булды.

Ассоциациянең эш нәтиҗәләре турында генераль директор Нәзиф Фатыйхов сөйләде.

Аның сүзләренчә, 2012-2022 елларда укыту программасын гамәлгә ашыру барышында 30 604 белгеч белем алган һәм квалификациясен күтәргән, шул исәптән 2022 елда – 1 192 белгеч.

Моннан тыш, гражданнар мөрәҗәгатьләре саны, күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү, керемнәр һәм чыгымнар сметасын үтәү буенча нәтиҗәләр ясалды.

«Хисап елында «Домсервис» дәүләт корпорациясе белән берлектә ассоциация эшенең тагын бер мөһим юнәлеше «Хуҗа кебек яшә» проектын тормышка ашыру кысаларында Казан шәһәре һәм республика мәктәпләрендә торак дәресләре алып бару булгандыр», – дип билгеләп үтте Нәзиф Фатыйхов.

Моннан тыш, 2022 елда эшчәнлек йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешма» конкурсына йомгак ясалды.

Җыелышта шулай ук ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин, Ассоциация советы рәисе Марат Гобәев, ассоциациянең генераль директоры урынбасары Алмаз Арсланов, «Татлизинг» ТР ДУП генераль директоры урынбасары Илдус Насыйров, идарәче компанияләр җитәкчеләре, ТР Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм вәкилләре, студентлар һәм профильле белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International