Агымдагы елда Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасының үтәлеше турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде.
Үзенең чыгышы башында ул 2023 елда гомуми мәйданы 4 млн.487 мең кв. метр булган 751 күп фатирлы йорт ремонтланачагын искәртте. Программаның финанс күләме 6 млрд 717 млн сум.
2023 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасында Әлки, Кайбыч һәм Чирмешән районнары катнашмый.
Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә 729 күп фатирлы йорт буенча сату-алу үткәрелгән (13 МКДда төзелеш-монтаж эшләрен башкару да, лифтларны алыштыру да каралган).
Хәзер подрядчылар 508 йорт буенча эш алып бара, аларда планлаштырылган күләмнең 21,8 проценты үзләштерелгән. Шул исәптән сезонлы эш төрләрен башкару 22,5% тәшкил итә.