ТР Төзелеш министрлыгында республикада ТБИ җитештерүчеләре белән киңәшмә үтте

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узган ел эш йомгаклары, киләсе елга фаразлар, шулай ук бетон һәм тимер-бетон әйберләр һәм конструкцияләр җитештерүчеләрнең проблемалы мәсьәләләре буенча фикер уртаклаштылар. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

Чарада бетон һәм ТБИ җитештерүчеләр, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, хезмәткәрләре катнашты.

Илшат Гыймаев кереш сүзендә республикада 70тән артык завод, шул исәптән 40тан артык эре һәм урта, проект куәте елына 4,8 млн.куб. м тирәсе булган аерым цехлар һәм узеллар, җыелма тимер-бетон һәм бетон җитештерү буенча елына 3,3 млн. куб. м тирәсе проект куәте булуын билгеләп үтте.

Министр урынбасары сүзләренчә, җитештерүләрне үстерүдә предприятиеләргә дәүләт ярдәме мөһим роль уйный. «Кызганычка каршы, күпчелек оешмаларның бүгенге көндә комплекслы модернизация үткәрү, яңа технологияләр кертү һәм җитештерүне киңәйтү өчен акчалары юк, ә дәүләт ярдәменең финанс чаралары әлеге хәлне үзгәртергә мөмкинлек бирер иде», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Киңәшмә барышында катнашучылар базардагы вәзгыять, республикага цемент китерү, дәүләт тарафыннан ТБИ һәм товар бетоны җитештерү тармагында стимуллаштыру һәм ярдәм программалары, шулай ук тармакта квалификацияле эшче кадрлар дефициты турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International