Эш урыннарында бәхетсезлек очракларын һәм авыруларны кисәтү максатыннан ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне билгеләп үтелә.
Бөтендөнья хезмәт иминлеген саклау көне-куркынычсызлыкны арттыру һәм эш урыннарында шартларны яхшырту, эш урыннарында куркынычсызлык һәм сәламәтлекнең сәяси әһәмиятен арттыру турында мәгълүмат дәрәҗәсен күтәрү өчен мөһим корал.
Хезмәт иминлеген саклау культурасы — хөкүмәт, эш бирүчеләр һәм эшчеләр имин һәм сәламәтлек өчен зарарсыз җитештерү мохитен тәэмин итүдә актив катнашканда, хокукларны һәм бурычларны ачык билгеләгәндә һәм профилактика принцибына иң югары өстенлек бирелгәндә, барлык дәрәҗәләрдә куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартларына хокукны хөрмәт итү.
Уңышлы, нәтиҗәле эшчәнлек һәм куркынычсыз эш телибез!