Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.
Лаеш муниципаль районының 5 гектар территориясендә, Тарлашы торак пункты янында ведомство вәкилләре 500 дән артык нарат утырттылар.
Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын бәйрәм итү кысаларында уза.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүген Татарстан Республикасы буенча фронттан өйләренә, туганнарына һәм якыннарына әйләнеп кайтмаган 378 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1,2 млн.үсенте утыртылган. Акциягә 25 меңнән артык кеше кушылды.
Белешмә өчен. Халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе 18 мартта башланды. Чараның максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 млн. кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.
Акцияне оештыручылар - «Хәтер бакчасы» АНО, Җиңү полководецлары Хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» һәм «Урман волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, «Экология» илкүләм проекты кысаларында РФ табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы.