Республикада торак төзелеше буенча еллык план 45 процентка үтәлгән - 1,4 млн квадрат метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, торак тапшыру темплары буенча лидер булып коммерция секторы тора - еллык планның 46%. Төзүчеләр 660 мең кв. метр мәйданлы 91 Күпфатирлы йортны тапшырган.
Социаль ипотека программасы кысаларында йөкләмәләрнең 42 процентына үтәлгән: 67 мең кв. метрга 17 йорт төзелгән.
Шәхси торак төзелеше буенча статистик хисап еллык планның 45 процентка үтәлүен күрсәтә - бу 674 мең кв. м.
Үз чыгышында министр шулай ук «Чиста төзелеш» торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-эпидемиологик икеайлык кысаларында тикшерүләр барышы турында хәбәр итте. Беренче ай нәтиҗәләре буенча Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 19 хокук бозуны ачыклаган. Ведомство белгечләре тарафыннан 21 протокол төзелгән. Административ җаваплылыкка 10 юридик һәм 11 вазифаи зат җәлеп ителгән.иң типик бозулар - җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю өчен урыннарны тиешенчә төзекләндермәү, мәйданчыклардан чүп-чарны вакытында чыгармау һәм төзелеш техникасы тәгәрмәчләрен юу пунктлары булмау.