ТР Төзелеш министрлыгында агач йорт төзелеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында «Лузалес» ҖЧҖ вәкилләре катнашында ведомствоара киңәшмә узды.

Чарада Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

«Бүгенге көндә агач йорт төзелеше федераль дәрәҗәдә ярдәм чаралары алды. Төзелештә бу юнәлешкә аерым игътибар бирелә, чөнки Россия Федерациясе урман ресурсларына бай», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Видео-конференц-элемтә барышында «Лузалес» ҖЧҖ продукциясен ТРда дәүләт программалары буенча агач йорт төзелешендә куллану мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Илшат Гыймаев хәбәр иткәнчә, Татарстанда агач йорт төзелеше аз өлешне алып тора (гомуми шәхси торак төзелешенең якынча 13 проценты), чөнки Татарстан Республикасында агач запасы күп түгел. Шуңа күрә Татарстан «Лузалес» ҖЧҖ технологияләрен дәүләт программалары буенча һәм аз катлы торак корылмалар өчен йортлар төзү карарында куллану белән кызыксына.

Моннан тыш, киңәшмә барышында агач йортларның утка чыдамлыгы, биоягулык җитештерү буенча компания тәкъдимнәре һәм Татарстан Республикасында «Лузалес» ҖЧҖнең инвестицион активлыгы турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә «Лузалес» ҖЧҖ генераль директоры Валентин Рожок, ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Урман эшкәртү һәм җиңел сәнәгать бүлеге башлыгы Гүзәл Хөсәенова, «Алабуга» МИЗ вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International