Арча шәһәрендә Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына Бакый Урманче урамындагы 18 нче йортта 48 фатирлы торак йорт төзелә башлады.
Яңа төзелештә ике подъезд һәм дүрт торак кат булачак. Фатирларның гомуми проект мәйданы якынча 3 мең кв. м тәшкил итәчәк. Йорттагы барлык фатирлар (шуларның 12се – бер бүлмәле, 24се – ике бүлмәле һәм 12се – өч бүлмәле) яшәү өчен тулысынча әзер булачак, сантехника, ике контурлы индивидуаль җылыту казаннары, газ плитәләре, газ анализаторлары, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары белән җиһазландырылачак.