Бүгенге көндә республика буенча күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 33% тәшкил итә, 567 күпфатирлы йортта эшләр алып барыла.
Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык фонды» коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль директоры Айрат Әбүзәров хәбәр итте.
2023 елда капиталь ремонт программасында 42 муниципаль берәмлек катнаша. Программада узган елдагы кебек үк 3 меңнән артык эш төрен башкару каралган.
«Капиталь ремонтны вакытында үткәрүне тәэмин итү өчен квалификацияле подряд оешмаларын билгеләү буенча электрон аукционнар үткәрелде. Төзелгән килешүләр шартларына ярашлы, сезонлы эш төрләре 15 августка кадәр, лифт җиһазларын алыштыру буенча эшләр 1 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш»,– дип билгеләп үтте спикер.
Үз чыгышында ТР торак-коммуналь хуҗалык фонды генераль директоры лифт җиһазларын алыштыру буенча да мәгълүмат җиткерде. Мәсәлән, программада 96 күп фатирлы йортта капиталь ремонт фондын региональ оператор хисабына формалаштыручы 257 лифтны алыштыру каралган. Бүгенге көндә барлык йортлар буенча лифтларны алыштыру турында килешүләр төзелгән, 82 күпфатирлы йортта 208 лифтны алыштыру буенча эшләр алып барыла, 6 күпфатирлы йортта 12 лифт файдалануга тапшырылган инде. 25 күп фатирлы йортта 58 лифтны алмаштыру буенча эшләрнең 80% тан артыгы башкарылган.
Чыгышның ахырында Айрат Әбүзәров 2023 елда электрон аукционнар 2023 елның гыйнварында уздырылуын билгеләп үтте. Бу планлаштырылган эшләрне мартның икенче яртысында ук башкарырга мөмкинлек бирә.