ГИСОГДда социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча 4763 гариза эшкәртелгән

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Май башына Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСОГД) муниципаль хезмәтләр буенча 4763 гариза эшкәртелгән, алар буенча 5213 рөхсәт һәм хәбәрнамә, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да формалаштырылган.

 

Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Төп мөрәҗәгатьләр түбәндәге мәсьәләләргә кагылды: шәхси торак төзелеше объектын яки бакча йортын төзү яки реконструкцияләү, төзелешкә һәм файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы, адресны бирү, үзгәртү, гамәлдән чыгару, җир кишәрлегенең территориянең кадастр планында урнашу схемасын раслау һәм башкалар.

 

Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, соңгы айда ГИСОГДда эшнең уңай динамикасы күзәтелгән. Мәсәлән, 17 муниципаль район системада актив эш алып бара, 7 районда уртача активлык һәм эш сыйфаты күзәтелә, ә 20 район түбән активлык һәм эш сыйфаты аркасында кызыл зонада тора.

 

Буа, Кайбыч, Саба, Лаеш, Аксубай, Мөслим, Тукай, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Алабуга, Баулы, Бөгелмә, Кама Тамагы, Сарман, Актаныш, Азнакай, Лениногорск муниципаль районнары актив хезмәттәшлек итә.

 

Системада эшнең түбән активлыгын Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан, Чистай, Әтнә, Әлки, Теләче, Чирмешән, Спас, Минзәлә, Балтач, Нурлат, Агерҗе, Кукмара, Яңа Чишмә, Апас, Түбән Кама, Арча, Тәтеш муниципаль районнары күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International