2023 елда капиталь ремонт программасы кысаларында республикада гомуми мәйданы 4 млн. 487 мең квадрат метр булган 751 күпфатирлы йорт ремонтланачак. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүгенге көндә 730 объект сату этабын узган: 13 күпфатирлы йортта төзелеш-монтаж эшләрен башкару, лифтларны алыштыру каралган.
Гомумән алганда, эш күләме 41% ка башкарылган. Эшләр 620 күпфатирлы йортта бара, 83 МКДда 210 лифт алыштырыла. 133 объектта эш үтәлеше 70% тан артып киткән.
Республиканың муниципаль районнарында 21 объектта капиталь ремонт тулысынча тәмамланган.