Татарстанда 1 млн.904 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 61% ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Коммерцияле торак төзүчеләр планлаштырылган күләмнең 65% ын үтәгән. Абсолют саннарда бу 115 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 926 мең кв.метр.
Социаль ипотека программасы буенча төзелгән 67 мең кв. метрлы 17 йорт йөкләмәләрнең 42 процентын тәшкил итә.
Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 60% ка үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 911 мең кв. м тәшкил итә.
Марат Айзатуллин шулай ук төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау чаралары турында хәбәр итте. Ул ассызыклаганча, төзелә торган объектларны тикшерү даими алып барыла. 2023 ел башыннан үз-үзен көйләүче оешма вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 971 тапкыр булган. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 422 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрде.
Дәүләт программалары объектларына заказ бирә торган - Баш инвестиция төзелеш идарәсе (ГИСУ) 244 тапкыр төзелешкә контроль-күзәтчелек чаралары белән чыккан. Агымдагы елның гыйнварыннан ачыкланган барлык 439 хокук бозу хәзерге вакытта бетерелгән.