Марат Айзатуллин Казанда 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше барышы белән танышты

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Казан шәһәренең Сибгат Хәким урамында гомуми белем бирү мәктәбе төзелешенең барышын тикшерде. 1224 урынга исәпләнгән мәктәп «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелә.

«Бүгенге көндә мәктәпнең әзерлеге 70% дип бәяләнә. Ремонт эшләрен оператив башкаруга 1,5 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән, барлык подрядчылар графикка керә. 1 июльгә төзелеш-монтаж эшләрен, җиһаз белән тәэмин итүне һәм территорияне төзекләндерүне тулысынча тәмамлау планлаштырыла», – дип хәбәр итте Марат Айзатуллин.

Хәзерге вакытта эчке кирпеч тезү, металл конструкцияләр монтажлау, подвал стеналарын гидроизоляцияләү, тәрәзәләр урнаштыру, җылылык трассасы төзелеше, лифтлар монтажлау тәмамланган. Объектта инженерлык челтәрләре төзелеше тәмамлана.  Хәзерге вакытта эчке бизәү эшләре һәм территорияне төзекләндерү алып барыла.

Дүрт катлы бинада, гомуми мәйданы 24 508 кв.м, беренче катта кабинетлар, ике бассейн һәм ашханә урнашачак. Икенче һәм өченче катларда актлар залы, ике спорт залы, китапханә һәм кабинетлар җиһазландырыла.

Белем бирү учреждениесе мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен җайлаштырылачак: бинага керү төркемнәрендә лифтлар һәм пандуслар урнаштырылган.

Мәктәп территориясендә баскетбол, волейбол, теннис һәм футбол кыры өчен мәйданчыклар урнаштыру планлаштырыла.

Министр шулай ук 1 сентябрьгә Татарстанда 11 мәгариф объекты төзеләчәген билгеләп үтте. Казан шәһәрендә дүрт зур мәктәп, Яр Чаллы шәһәрендә 1501 урынга ике мәктәп, Арча шәһәрендә 500 урынга бер мәктәп төзелә. Кечкенә мәктәпләр республиканың дүрт муниципаль районында төзелә: Тукай, Биектау, Әлки һәм Мамадыш шәһәрендә.

 

“Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау өлешендә 1 сентябрьгә планлаштырылган 269 объект тапшырылачак”, - дип өстәде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International