ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Куйбышев сусаклагычының су потенциалы базасында Татарстан Республикасында беренче комплекслы ел буе эшли торган шәһәр читендәге курорт төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Чара Республика Төзелеш министрлыгында узды, анда «Туризм.РФ корпорациясе» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев, Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасарлары Илнур Нурмөхәммәтов, Владимир Кудряшев катнашты.
Фикер алышу барышында Лаеш муниципаль районында 73 гектар территориядә бөтен сезонлы шәһәр читендәге курортның проект документациясен әзерләү һәм мастер-планын комплекслы эшләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук катнашучылар инженерлык челтәрләренә техник тоташтыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
Исегезгә төшерәбез, Лаеш районында Туризм.РФ катнашында 73 гектар мәйданда туристларны бөтен сезонга урнаштыру өчен объектлар төзү планлаштырыла: кунакханәләр, СПА-үзәкләр, рестораннар, глэмпинглар һәм пляж ялы өчен инфраструктура. Проектның үзенчәлеге булып яхта маринасы һәм яр буе сервис инфраструктурасы булдыру торачак.