Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре бүгенге көндә 55 объектта тәмамланган.
Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Үз чыгышында ул агымдагы елда гомуми мәйданы 4 млн.487 мең квадрат метр булган 751 күп фатирлы йорт ремонтланачагын искәртте. Программаның финанс күләме 6 млрд. 717 млн. сум тәшкил итә.
Хәзерге вакытта төзелеш-монтаж эшләренең гомуми башкарылуы 51% тәшкил итә.
Эшләр 662 күп фатирлы йортта алып барыла, шул исәптән 84 йортта 215 лифтны алыштыру буенча.
Узган атнада төзүчеләр Казанда 16 күпфатирлы йортны, Зәй районында 5, Яр Чаллыда 4, Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында 2 йорт һәм Республиканың Арча, Алабуга, Лениногорск, Мөслим һәм Спас районнарында 1 йортны капиталь ремонтлауны тәмамлады.