Татарстанда бүгенге көндә 1 млн.917 мең кв. метр файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 62% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Министрлар Кабинетында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Коммерцияле торак төзүчеләр тарафыннан 115 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. 926 мең кв. метр яки планлаштырылган күләмнең 65% ы.
Социаль ипотека программасы кысаларында 81 мең кв.метрга 20 йорт файдалануга тапшырылган, бу йөкләмәләрнең гомуми күләменең 50% тәшкил итә.
Шәхси торак төзелеше буенча еллык план 60% ка үтәлгән -911 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.
Шулай ук Марат Айзатуллин үзенең чыгышында төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау чаралары турында хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, ел башыннан бирле үз-үзен көйләүче оешма вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 1013 тапкыр булган. 464 контроль-күзәтчелек чарасын ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге үткәрде.
Төп инвестиция-төзелеш идарәсе - 256 тапкыр төзелә торган объектларны контроль-күзәтчелек чаралары белән тикшерде, агымдагы елның гыйнварыннан ачыкланган 472 хокук бозу гамәлдән чыгарылды.