ТР Төзелеш министрлыгында 2023 елда банклар һәм төзүчеләр арасында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

 

Бүген республика Төзелеш министрлыгында банк вәкилләре һәм төзүчеләр катнашында ипотека продуктлары һәм күчемсез милек темасына түгәрәк өстәл узды.  Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

 

Министр урынбасары үз чыгышын республикада файдалануга тапшырылган торак күрсәткечләре турындагы мәгълүматтан башлады. «Быел без 3 млн.кв. м торак планкасын алдык һәм темпны яхшы тотабыз: 9 июньгә республикада 1 млн. 917 мең кв. метр файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 62% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев. Шул ук вакытта ул республиканың, тышкы мохит чакыруларына карамастан, төзелешнең югары темпларын саклавын ассызыклады.

 

Торак сатуга килгәндә исә, РФ Үзәк банкы мониторингы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның апрель аеннан май аена кадәр республикада торак сату буенча узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда уңай динамика күзәтелә. «Без мәгълүматны күзәтәбез. Агымдагы елда апрельдә сатуда уңай динамика күзәтелә, быел апрельдә 6,7 млрд.сумлык, майда 7,2 млрд. сумлык торак сатыла. Бу юнәлештә үсешнең тотрыклы тенденциясе булыр дип өметләнәбез», – дип билгеләде министр урынбасары.

 

Төзелеш мәсьәләләреннән тыш, түгәрәк өстәлдә ипотека банклары һәм төзүчеләр белән уртак кредитлау программалары, якын арада ипотека базары перспективалары турында фикер алыштылар, шулай ук халыкта иң кирәкле кредит программалары тәкъдим иттеләр. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларны ипотека татарстанлыларның күчемсез милекне заманча реалийларда сатып алу өчен кулай һәм мөмкин булган корал булып калачакмы дигән сорау борчый иде. Министр урынбасары узган елгы түгәрәк өстәл чараларында ташламалы ипотека программалары буенча кредит бирү лимитын арттыру мәсьәләләре актив тикшерелүен әйтте. Активлык нәтиҗәсе булып Татарстан Республикасы Рәисенең Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелә торган кредит продуктлары суммасын арттыру турындагы инициативасы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International