Республика Төзелеш министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев Татарстан Республикасында торак төзелеше дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

 

Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин үткәрде, анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.

 

Илшат Гыймаев үз чыгышында агымдагы елда Татарстан Республикасында 44 республика программасы, 7 илкүләм проект, 4 дәүләт программасы гамәлгә ашырылуын сөйләде. «Бүгенге көндә 1 млн. 917 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 62 процентын тәшкил итә», – дип ассызыклады министр урынбасары.

 

Торак тапшыру күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында, Россиядә алтынчы урында тора.

 

Ул искәрткәнчә, 2007 елдан 2021 елга кадәр республика Хөкүмәте һәм федераль үзәк ярдәме белән 141 проблемалы өлешле төзелеш объекты файдалануга тапшырылган, 18 меңнән артык алданган өлешче торак белән тәэмин ителгән. «Татарстанда алданган өлешчеләр белән иң четерекле фаза үткәнен горурлык белән хәбәр итә алабыз», – дип билгеләп үтте Илшат Гыймаев.

 

Шулай ук киңәшмә барышында сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт объектларын төзү өлкәсендәге программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.

 

Фикер алышуда шулай ук Иҗтимагый совет әгъзалары – «Татинвестгражданпроект» ДУП генераль директорының архитектура буенча киңәшчесе Илдус Әсәдуллин, ТМШ НКО ревизия комиссиясе рәисе башлангыч Валерий Леонтьев, «ТР предприятие һәм оешма яшьләре берлеге» РОО советы рәисе Айдар Сәгъдетдинов һәм башкалар катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International