Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында ягулык чорына әзерлек буенча республика штабының беренче утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.
Киңәшмәдә ТР муниципаль районнары (видеоконференцэлемтә режимында), министрлыклар, ведомстволар һәм тармак предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Штаб кысаларында ягулык-энергетика комплексының муниципаль берәмлекләрен һәм оешмаларын җылыту чорына әзерләү, шулай ук Торак фондын җылылык белән тәэмин итүгә әзерләү сыйфатын контрольдә тоту мәсьәләләре каралды.
Алексей Фролов штаб эшен 2023-2024 елгы җылыту чорына торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектларын әзерләү буенча бурычлар куюдан башлады. Ул киңәшмәдә катнашучыларга кышка әзерлек буенча барлык кирәкле чаралар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының (7.06.2023 ел, № 695) карарында язылган дип хәбәр итте.
Муниципаль берәмлекләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, министрның беренче урынбасары шулай ук «Торак фонды мониторингы» мәгълүмати-аналитик системасында җылыту чорына әзерлек чараларын үтәү барышы турында мәгълүмат кертү кирәклеген искәртте.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең торак фондын җылыту чорына әзерләү сыйфатын тикшереп торуны тәэмин итү эше турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары Ирек Шәйдуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта торак инспекциясе тарафыннан гомумйорт милкен капиталь ремонтлау, торак фондын җылыту чорына әзерләү сыйфаты буенча эшләрнең үтәлешенә күчмә тикшерүләр үткәрелә.